Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста укытучыларның август киңәшмәсе узды

Мәгариф хезмәткәрләренең пленар август киңәшмәсе “Заман мәгарифе: үткәннәрне саклап, киләчәкне төзибез“ темасына багышланды.

(25 август, “Апастово-информ“).


Мәгариф хезмәткәрләре узгандагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә максатлар билгеләде.
Конференциядә район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, Казан Федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева алда үтемле дә, сыйфатлы да, нәтиҗәле дә белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. Узган елы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Мәгариф хезмәткәрләре көче белән төрле күргәзмәләр оештырылды, түгәрәкләр эшчәнлеге күрсәтелде. Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр макталды, данланды, бүләкләнде.
Бу хакта тулырак “Йолдыз“ битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев