Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Ура, авылга” – яңа проекты башланып китте

Борнаш авылында «Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә яңа проект буенча лагерь эшли башлады.

  (16 нчы июль, “Апастово-информ”).
  15 нче июльдә шәһәрдән авылга каникулга кайткан балалар өчен үзенчәлекле лагерь эшли башлады. Беренчеләрдән булып Борнаш авылында башланып китте. Бирегә Әлмәндәр авыл җирлегенә караган авыллардан әби-бабай янына кунакка кайткан балалар җыелган.
  “Ура, авылга проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылды. Лагерьлар республиканың 5 районында узачак. Шулар арасында безнең район да бар. Биредә йоклау һәм ашау каралмаган. 5 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телендә сөйләшеп, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышачаклар”, - дип сөйләде “Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова.Балалар белән дүрт әйдаман һәм волонтерлар эшли.
  “Мин бу проектка волонтер булып килүемә бик шатмын. Иртәнге тугыздан уникегә кадәр булса, кич белән дискәтүккә җыелабыз. Балаларга һәр көнне бүләкләр тапшырабыз. Беренче көнне панамалар бирдек. Беләзекләр, су савыты, сумка һәм футболкалар биреләчәк. 5 нче көнне Мабантуй үткәрәбез. Сөлге җыю, милли уеннар, самавырда чәй кайнатып, коймаклар пешереп сыйлаячакбыз. Биредә бик күңелле” – дип таныштырды Албина Хатыпова.
Беренче көнне балалар бию күнекмәләре белән танышсалар, икенче көнне татар җырларына багышланган. Баянга кушылып җырлыйлар. Шулай ук Борнаш авылы музее белән дә таныштылар.
“Без энем Зиннур белән авылга каникулга кайттык. Лагерьны ишетеп килдек. Безгә бик ошый. Бүләкләр бирәләр, җырлыйбыз, биибез, уеннар уйныйбыз”, - ди Замир Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев