Апаста хәрби-диңгез флоты ветераннары очрашты
Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән райондашлар үз тырышлыклары белән булдырган һәйкәл янында солдат елларын искә алды.
(29 июль, “Апастово-информ”).
Төрле елларда Ватаныбызны саклап, диңгез киңлекләрендә хәрби бурычын үтәгән егетләр очрашты.
Диңгезчеләрне, хәрби-диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрне район башлыгы урынбасары, үзе дә диңгез киңлекләрен иңләгән Ленар Хантимиров, район хәрби комиссары Наил Җантимиров тәбрик итте.
“Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, десантчылар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов та изге теләкләрен ирештерде.
Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Һәркем хәрби хезмәт елларын горурланып искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев