Апаста «Хәтер шәме» акциясе узды
Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 83 еллыгы уңаеннан, Хәтер һәм кайгы көне узды.
(21 июнь, “Апастово-информ”).
Кичен райондашлар Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясендә катнашты. Биредә хезмәт коллективлары, укучылар, өлкәннәр катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле чара әзерләгән иде.
-Гаиләләрен, балаларын калдырып, Илебезнең ир-егетләре яу кырына киткән. 1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш онытылырлык түгел. Кызганычка каршы, бүген дә Илебез тыныч түгел. Күп кенә райондашларыбыз безнең тынычлыгыбызны махсус хәрби операциядә саклый. Аларның һәрберсенең дә исән-имин гаиләләренә кайтуларын теләп калабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Район хәрби комиссары Наил Җантемиров әлеге саннарга тукталып, батырларны тирән хөрмәт белән искә алды һәм махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Районнның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Сергий атакай чыгыш ясап, җиңү бүләк иткән батырларны тирән хөрмәт белән искә алдылар, бүген Ил иминлеге сагында торучылар белән горурлануларын белдерделәр.
Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр, веноклар куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен! Күк йөзе дә аллы-гөлле төсләргә күмелде, түгәрәкләнеп, күңелләргә өмет өстәгәндәй салават күпере чыкты. Райондашларның изге теләгенә гүя табигать тә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев