Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгын шәхси йортның сараена зур зыян салган

25 гыйнвар көнне Апаста шәхси йортта янгын чыккан.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


25 гыйнвар көнне, 16 сәгать 23 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә шәхси йортта сарайга ут кабуы турында хәбәр керә. Янгын сүндерү машиналары 3 минут эчендә вакыйга урынына барып җитә. Утны йөгәнләүдә Апас янгын сүндерү бүлегеннән 3, Каратун ашлык кабул итү бүлегеннән 1 машина катнаша. Утның тирә-күрше йортларга һәм корылмаларга күчү куркынычы зур булса да, моңа юл куелмый. Районның янгын күркынычсызлыгы бүлеге дәүләт инспекторы Павел Тихонов шулай дип белдерде.

“Янгын электр чыбыкларындагы кыска ялганыш, электрдан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Экологлар хуҗалыкта тавыклар асрау буенча закон бозулар тапмады. Ут вакытында йөгәнләнде. Кискен минутлар да булды. Сарай һәм аңа өстәп салынган бүлмә янгын вакытында зур зыян күрде“, – диде янгын күркынычсызлыгы бүлеге дәүләт инспекторы.

Бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү эшләре дәвам итә.


Алдан янгын күркынычсызлыгы бүлеге дәүләт инспекторлары белән әңгәмә корып, янгыннан саклану, электрдан дөрес файдалану кагыйдәләре белән таныштырган идек.

 

ФОТО: соц.сети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев