Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгын сүндерүчеләр яшь балалары булган әнине һәм мөмкинлекләре чикләнгән хуҗабикәне коткарды

7 декабрь көнне 17 сәгать 19 минутта янгын сүндерү бүлегенә район үзәгендә бер хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр керә.

17 сәгать 23 минутта янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җитә. Биредә мунчаның эченә ут кабуы, төтеннең йорт эченә дә таралуы, ә йорт эчендә өлкән яшьтәге, мөмкинлеге чикләнгән хуҗабикә, кечкенә ике баласы белән яшь әни калуы ачыклана. Утның тиз арада йортка таралу куркынычы да хәлне кискенләштерә. Хезмәткәрләр иң элек коткару эшенә керешә.
–73 яшьлек хуҗабикәне, 2 яшьлек һәм 8 айлык баласы белән 27 яшьлек әнине тиз арада йорт эченнән алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтелде. Ут вакытында йөгәнләнде, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Йорт һәм мунча бер түбә астында урын алган. Ишекләре ябык булмау сәбәпле, мунчадан чыккан төтен йорт эченә тулган.
–Мунчаның эчке ягы, түбәсе зыян күрде. Янгынның сәбәбе – мичнең төзексезлеге, янгын күркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү булырга мөмкин. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. Мунча миче белән стена арасына ком тутыру да бәхетсезлек очрагына китерүче сәбәп. Чөнки ул ара буш торырга тиеш. Шул ук вакытта йортка янгын чыгуны кисәтүче тавыш чыгару җайланмасы да куелмаган. Ул да төтенне бик тиз сизеп алган булыр иде, – ди Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев