Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Флюра Илгамова 37 ел азык җитештерү өлкәсендә эшли

Флюра апа Илгамова пешергән камыр ризыкларына карап, кабып караганчы ук авыз сулары килә. Тәмле ризык исе исә ерактан ук борыннарны кытыклый. 

Азык җитештерү өлкәсендә Флюра Илгамова 37 ел эшли. Күптән түгел генә ул үзмәшгуль булып теркәлгән. 
-Беренче чиратта тырышлык, эшеңне ярату кирәк. Яратып эшләгән хезмәт кенә күңел күтәренкелеге бирә. Икенче сере – ризыкны пешергәндә экономия дигән әйберне кырыйга куеп торабыз. Бар әйберне дә рецептка тыянып, тиешенчә салсаң, уңа да, тәмле дә була, кызарып, күпереп тә пешә, - ди ул үзе. 
Флюра апа 14 төрле пирог, бәлешләр, гөбәдия, пицца, өлеш, өчпочмак, кош теле, чәкчәк, печеньелар, тортларт пешерә, кул токмачы ясый, бәйрәм табыннарына казларны мичкә куя. Эшләрен иртәнге сәгать җидедә башлап, кичке сигездә тәмамлаган көннәре дә бар. 
-Камыр ризыкларын төрләндерергә тырышам. Тортларны мультфильм персонажлары, әкият геройларына ошатып ясарга тәкъдим итүчеләр күп. Пирогларны ике катлыларны, йогурт кушканнарны бик яраталар. Бер тортны ясау өчен ике сәгать вакыт кирәк, – ди ул. 
Флюра апаның һәр минут, һәр сәгате бүленгән. Хәтта туктап сөйләшеп торырга да вакыты юк. Чөнки бераз гына тоткарлансаң да, таба йә көеп китә, йә артык кызара, алдан алу да үзен сиздерә икән. Шул ук вакытта җиренә җиткереп яңа камыр ризыгын мичкә куяр вакыт та килеп җитә. Күзләрен сәгатьтән алмый, ә куллары хезмәттән бушап тормый. Ару-талулар исә халык рәхмәте, берсеннән-берсе матур мактау сүзләре белән онытыла 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев