Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Гөлсинә әби Сафиуллина котлаулар кабул итте

Апаста яшәүче Гөлсинә әби Сафиуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды.

(25 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Гөлсинә әбине тәбрик итеп изге теләкләрен ирештерделәр, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Гөлсинә әби озак еллар Урта Азия якларында яши, биредә фабрикада, тимер юлда эшли. Соңрак Апас якларына күченеп кайталар. Ул бүген кызы Эльмира, кияве Илдар, оныклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә.

“Азрак ашап, күбрәк эшләргә кирәк. Хәрәкәт бик файдалы. Озак яшәүнең сере шунда“, – ди Гөлсинә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев