Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Әминә Саматова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады

Апас авылында гомер итүче Әминә Саматова үзенең 90 яшьлек юбилеена килүче һәркемне сөенеп һәм догасын кылып каршы алды. Авыл акъәбие янына аны туган көне белән котларга туганнары, балалары, Апасның Рамазан мәчете мөслимәләре, район ветераннар Советы вәкилләре, чордашлары һәм тирә-күршеләре дә килгән иде.

(Апастово-информ, Ришат Җамалиев).


Бик җор телле, динле һәм иманлы юбилярны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Апас башкарма комитеты җитәкчесе, җирле үзидарә башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов та зурлады. Юбилярга Россия Президентының Котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән җылы тәбрикләүләр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

 

 Колгына авылында яшәүче сеңелесе Суфия Гайнуллина исә, апасына дип язган бик матур шигырен укыды. Ул инде Апас редакциясендә нәшер ителгән 3 китап авторы, тиздән аның Казан нәшриятларының берсендә дүртенче китабы укучыларга тәкъдим ителәчәк.

 

 Зур Болгаер якларында туып-үсеп, яшьлеге күмер шахталарында узган юбиляр бу котлауларга бик шатланды, үзен шефлыкка алган Апас мәктәбе укучыларына, “Яшь гвардия“ хәрәкәте район волонтерларына зур рәхмәтен җиткерде. Ул үзе дә шигырь ярата икән, кунакларына аларны укып күрсәтте.

 

Мәскәүдә яшәүче улы Ринат, килене Антонина әниләренә шундый кадер-хөрмәт күрсәтүче һәркемне җылы итеп сәламләде. Әниләренең юбилейларына кайткан балалары һәм оныклары Апаста өлкәннәрне шулай хөрмәтләү традициясен сакларга өндәде һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтүебезне сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев