Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Римә апа Нәҗмиева банан кабыгын әрәм итми

Апаста яшәүче Нәҗмиевларның капка төпләре иртә яздан ук шау чәчәккә күмелә. Кар яуганчы алар үзләренең генә түгел, үтеп абручыларның да күзләрен иркәли. Ишегалдына, бакчаларына үтсәң, биредән инде тиз генә чыгып китеп булмый. Агач, куак, чәчәкләрнең биредә нинди генә төрләре юк! Бакчада әле дә куак тутырып җиләкләр пешә. Кызыл, сары, кара кура җиләкләре тәлгәш-тәлгәш булып көзнең саран кояш җылысында иркәләнә кебек.


(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Йортның хуҗабикәсе Римә Нәҗмиева бик яратып, җанын-тәнен биреп үстерә аларны. Тормыш иптәше Камил һәм улы Альберт төп ярдәмчеләре.
-Яшьтән бакчачылык эшен яратам. Үзлегемнән дә, кешеләрдән сорашып та өйрәндем. Хәзер инде интернет заманасы, анда бөтен мәгълүмат бар. Кечкенә чагымда ук алмагачларның, чияләрнең сынган, тишелгән җирләрен дәвалап, ямап йөри идем. Аннары акрын гына төрле сортларны булдыра башладым. Казаннан, Залесныйдан, Лаештан алып кайтам. Почта аша Чиләбедән, Мәскәүдән алдырам. Күпьеллык чәчәкләргә өстенлек бирәм. Вакытым булганда гел чыгып эшләп керәм. Бакча минем ял итү урыным ул, – ди Римә апа.

Җәй яңгырлы килгәнлектән, күп кеше быел помидорларның каралып чыгуыннан зарлана. Римә апаның помидорлары кара көзгә кадәр бакчада сабакта кызарып утыра.
-700 граммлы банкага 1 кечкенә кашык чүпрә, 1 кечкенә кашык шикәр комы салып, 2 көн әчетәм. Аннан зур савытка кычыткан, 1 литр кефир, азрак сыер тизәге, көл салып, алдан әзерләнгән массаны да кушып 1 атна өстен ябып тотам. Шуны җәй дәвамында 1-2 тапкыр төбенә һәм яфракларына сибәм,- ди бакчачы.

Виктория җиләкләренең тирәсен Римә апа кояш, дым һәм һава үткәрә торган кара чүпрәк белән каплап чыккан. Җимешләр дә чиста була, чүп үләне дә үсми икән.
-Бананның кабыгын бер дә әрәм итмим. Аларны розалар төбенә күмеп куям. Бераз азот ашламасы, азрак тирес өйсәң, чәчәкләргә менә дигән ярдәм, - дип киңәшләрен дә бирде Римә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев