Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста – яшьлек туе

Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.

(26 январь, “Апастово-информ“).

Свияжный бистәсе егете Илнур Гыйниятуллин тормыштагы тиң яры итеп Каратун кызы Ландыш Гафарованы сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

Гыйниятуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.

Фотоның авторы: Гүзәл Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев