Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста – яшьлек туе

Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.


(25 октябрь, “Апастово-информ“). 
 
Апас егете Айрат Әминов тормыштагы тиң яры итеп Апас кызы Адилә Хуҗиеваны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

 
 
Яшьләр районда төпләнеп калып, бар тырышлыкларын туган ягыбызга багышларга уйлыйлар. Айрат районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә эшли. Адилә – Каратун мәктәбе укытучысы. 
 
Әминовлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез. 
Яшәгез матур пар булып, 
Икегез бер җан булып. 
Күршеләргә үрнәк гаилә, 
Дуслар өчен дан булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев