Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшьләр көне узды

Районның иң актив яшьләре мәйдан түрендә булды.

(25 июнь, “Апастово-информ). 
Яшьләр көне уңаеннан, районның үзәк ял итү паркында яшьләр өчен бәйрәм үтте. 
Районыбызда хезмәт куючы яшь белгечләр, туган ягыбызның актив яшьләре, яңа гаилә корган яшь парлар, республика, бөтенрәсәй бәйгеләре җиңүчеләре мәйдан түренә чакырылып хөрмәтләнде. 14 яше тулган яшьүсмерләр өчен дә бу көн онытылмас тәэсирләр калдырды. Алар тантаналы төстә кулларына тәүге тапкыр паспорт алды. ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар махсус билгеләргә ия булды. 
Район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын ирештерде. 
“Хөрмәтле яшьләр! Барыгызны да ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Сүнмәс яшьлек дәрте, хыялларыгызның тормышка ашуын телим!”, - диде ул. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлүсә Галләмова, Булат Әхмәтҗанов һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов та ихлас теләкләрен юллададылар. 
Килгән барлык халык өчен бәйрәм, ял итү, күңел ачу чаралары оештырылды. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм җырчылар Рината Тей, Илгәрәй, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илназ Сафиуллин, диджей Али, алып баручылар Динар Хөснетдинов һәм Назлыгөл Сөнгәтова дәртле җырлар бүләк итеп, бәйрәм кәефе өләште. Бәйрәм өлкәннәрне дә җәлеп итеп, ерак яшьлекләрнә алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев