Апаста җәйге ялны имин уздыру бурычы куела
Татарстан Республикасы бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец боерыгы нигезендә, районда эшлекле киңәшмә узды.
(29 июль, “Апастово-информ“).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә узган әңгәмәдә бала тәрбияләү буенча җаваплы хезмәткәрләр катнашты. “Куркынычсыз тәрәзәләр“ темасына эчтәлекле сөйләшү булды.
“Җәйге яллар дәвам итә. Балаларыбыз исән-имин ял итсен өчен игътибарны бер сәгатькә дә киметергә ярамый“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев