Апаста зәңгәр беретлылар очрашты
Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр һәр ел саен 2 август көнне район үзәгенә җыела. Тантана десантчылар хөрмәтенә ачылган һәйкәл янәшәсендә узды.
(2 август, “Апастово-информ”).
“Рөхсәт итегез сезгә рәхмәт сүзләрен әйтергә, соклану, горурлану хисләрен җиткерергә. Район башлыгы, Совет, башкарма комитеты исеменнән тәбрик итәм, киләчәктә дә бердәм, дус булып яшәсәгез иде. Махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-сау кайтсын, алардан әйбәт хәбәрләр килсен”, – диде район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов.
Районның мәдәният хезмәткәрләре десантчылар хөрмәтенә матур программа әзерләгән иде. Барлык җырлар, чыгышлар да патриотик рухта яңгырады.
Чарада район хәрби комиссары Наил Җантемиров, “Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да катнашты һәм егетләрне тәбрик итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта катнашырга, бердәмлек күрсәтергә чакырдылар.
Һава десанты гаскәрләре ветераннары җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов десантчыларның һәрчак бердәм һәм бергә булуларын билгеләп үтте.
“Хөрмәтле егетләр, барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Без хәрби-патриотик тәрбия алып баруга зур көч куябыз, гуманитар ярдәм җыю чараларына кушылабыз. Районкүләм банминтон ярышлары инде традициягә керде, палаткалы лагерьда шулай ук яшьләр белән очрашып, хәрби-патриотик уеннар оештыру эше дәвам итә. Һәлак булган десантчыларның гаиләләрендә булып, хәлләрен беләбез. Бүген күп кенә егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша, аларның исән-имин булуларын телибез, – диде Зөфәр Зәмдиханов.
Оешмада чал чәчле райондашларыбыз да, әле яңа гына хәрби бурычын үтәп кайткан яшьләр дә бар. Бер-берсенә, гаиләләренә ярдәмләшеп яшәү матур гадәткә әверелгән.
Апастан Нурулла абый Хәйруллин да хәрби хезмәт елларын онытмаган. Зәңгәр беретын киеп, ул да бәйрәмгә чыккан иде.
- 2 ел Псков шәһәрендә хезмәт иттем. Парашюттан ди сикерергә туры килде. Иң кызыгы шунда – янәшәңдәге башка кешеләр төшә, син бер урында торасың кебек. Җиргә төшеп җиткәндә генә сизелә, - ди ул.
Әҗем авылы егете Шәүкәт Хисмәтуллин да десантчылар җәмгыятенең актив әгъзасы. Патриотик чараларда да, спорт ярышларында да һәрчак катнаша ул.
- 36 тапкыр парашюттан сикердем. Витебск шәһәрендә парашют-десант полкында хезмәт иттем. Хезмәттәшләр белән хәзер дә дус яшибез, аралашып торабыз, - диде Шәүкәт абый.
Соңыннан зәңгәр беретлылар машиналары белән урам әйләнде һәм вафат булган десантчы егетләрнең гаиләләренең хәлен белде. Зиратларга барып, егетләрнең каберлекләренә чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев