Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Үзбәкстан гражданнары үз республикасы Президенты сайлауларында катнашты

Апас, Кайбыч районнарында теркәлеп яшәүче үзбәкстанлылар өчен Апаста сайлау мөмкинлеге тудырылды.

(14 октябрь, “Апастово-информ”).


Үзбәкстанлылар үз Республикасы Президентын 24 октябрьдә сайлаячак, ә сайлау кампаниясе 23 июльдә башланды. Бу көнне тавыш бирүләр Россиянең барлык алты Генераль консуллыгында узачак. 14 октябрьдән алдан тавыш бирү башланды. Ул 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Апас, Кайбыч районнарында теркәлеп яшәүче Үзбәкстан гражданнарына Апаста сайлау мөмкинлеге тудырылды.
“Сайлаулар оешкан төстә үтте. Үзәк китапханә бинасында урнашкан сайлау участогында 45 үзбәкстанлы үз тавышын бирде”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде.
Район үзәк китапханәсе бинасында урнашкан сайлау участогына килгән үзбәкстанлыларны бәйрәм рухы каршы алды. Биредә моңлы җырлар яңгырады, халыклар дуслыгы чагылыш тапты.
Гөләсәл Хаҗиева гаиләсе белән Апаста яши. Аларның бу якларга кайтуларына 15 ел вакыт узган.
“Безгә Апас ягы бик ошый. Биредә мәрхәмәтле халык яши. Дус һәм тату булып, ярдәмләшеп гомер кичерәбез”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев