Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан 2 гаилә “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә Сертификатлар алды

Районнан 2 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга субсидия алырга сертификатлар тапшырылды.

(31 март, “Апастово-информ“).


Торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасының Яшьләр министрлыгы аша «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» республика ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла. Ул балалы гаиләләргә торак бәясенең 35% ын, баласы булмаучыларга 30 процентын дәүләттән түләүсез субсидия белән капларга мөмкинлек бирә.


Районнан да 2 гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә социаль түләүләр алу өчен Сертификатларга ия булды. Апастан Нәҗмиевлар һәм Әкбәровлар гаиләләренә Сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
“Тормышыгызны уңайлы итү өчен ярдәм булсын. Чын күңелдән котлыйбыз сезне“, – диде Алмаз Тугушев.
Районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин әлеге программада 35 яшькә кадәр гаиләләр катнаша алуын билгеләп үтте. Сораулар белән яшьләр эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдерде.
“Икеләнеп кенә тотынган идек. Бүген шундый шатлыклы хисләр кичерәбез. Программада катнашуыбыз юкка булмады. Яшь гаиләләргә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт“, – диделәр Апастан Рөстәм һәм Резедә Нәҗмиевлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев