Апастан Габбас һәм Таһирә Шәфигуллиннар: “50 ел 50 көн кебек кенә үтте”
Габбас абый белән Таһирә апа Шәфигуллиннар Алтын туйларын каршылады.
(16 июль, “Апастово-информ”).
Алтын туйларын билгеләп үткән, бер-берсен хөрмәт итеп яшәү үрнәге булып торган Апасның хөрмәтле кешеләре Габбас абый белән Таһирә Шәфигуллиннар гаиләсенә иң җылы теләкләр яңгырады. Ерак араларны якын итеп, тормышларын бәйләгән Багыш авылы егете белән Әтнә районы Кышлау авылы кызы матур тормыш юллары узып, бергәләшеп гомер көзләренә килеп җиткәннәр. Тормышта якты юл салып, тәрбияле, акыллы, терәк булырлык балалар үстергәннәр. Габбас абый һөнәр училищесында укытучы, аннан соң җитәкче вазифасын да башкарган. Район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Таһирә апа исә төзелеш оешмасында озак еллар икътисадчы булып эшләгән. Габбас абый – сабыр холыклы, төпле акыллы гаилә башлыгы, кайгыртучан әти. Тәмле куллы пешекче дә, җир эшен дә яхшы белә ул. Таһирә апа җырга-моңга гашыйк. Аны “Садә” ансамблендә, халык театрында да күрергә була, бик күп җәмәгать эшләренең дә үзәгендә кайный ул.
Бер-берсен бер караштан аңлап яши Габбас абый белән Таһирә апа. Тормышның һәр мизгелен - шатлыклы вакытларын да, авыр сынауларны бергә узган алар.
“50 ел 50 көн кебек кенә үтте. Тормыш мәшәкатьләренә уралып, вакыт узганы сизелмәгән дә. Балаларны тормышка аяк бастырдык, оныкларны үстерештек. Бүген оныкчык та сөябез”, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев