Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңалыкка омтылучы оста

Рим Абзалов урамында яшәүче Әнвәр абый Закиров үзенең алтын куллы булуы, техниканы күзен йомып сүтеп-җыя алуы белән сокландыра.

(10 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Уллары да әтиләре үрнәгендә техника серләренә төшенеп үсәләр. Гаиләдә 9 бала, шуның 5се - ир балалар. Барысы да үткеннәр, эшчәннәр, әтиләреннән бер дә калышмыйлар. Менә әле яңа гына алар бергәләп тагын бер техника уйлап тапканнар. Җиһазларны иске техникадан да алганнар, яңаларын да өстәгәннәр. Бар тырышлыкларын куеп эшләп чыгарганнар машинаны.
- Тәгәрмәчләргә чылбырлар куйдык. Инде менә кабызып эшләтеп тә карадык. Җилдертә генә кар өстеннән, - ди алтын куллы оста хезмәтенә сөенеп.
Әнвәр абыйның машинасының үзенчәлеге шунда - ул төзү эшләрендә дә ярдәмче булачак. Бу максаттан ул күчергеч бетонболгаткыч та эшләп куйган. Ул үзе комны төяп, аны цемент белән болгатып, кирәк җиргә илтеп тә куячак. Җәен машинага шул җайланманы урнаштырырга исәбе. Әлегә машина кар эттерер өчен уңайлы.
“Машинаны күбрәк эшкә җәлеп итәргә телим. Бар эшемдә дә ярдәмче булсын иде”, - ди ул елмаеп.
Бик хуп, Әнвәр абый, фантазияң дә, тәҗрибәң дә җитәрлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев