Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастово-информ” җитәкчесе нәни Нурсилгә сөенеч бүләк итте

“ТАТМЕДИА” Акционерлык Җәмгыятенең “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева Апас авылында яшәүче нәни Нурсил Гобәйдуллинны бүләкләре белән сөендерде.

(1 декабрь, “Апастово-информ”). 


Районда инвалидлар декадасы уңаенан, “Без бергә” акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга хөрмәт һәм ярдәм күрсәтү чаралары оештырыла. “ТАТМЕДИА” Акционерлык Җәмгыятенең “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева Апас авылында яшәүче нәни Нурсил Гобәйдуллинны бүләкләре белән сөендерде. Ул тумыштан катлаулы чир белән көрәшүче Нурсилгә кышкы киемнәр бүләк итте. Әнисенең изге гамәленә кызы Гөлчәчәк Хилавиева да кушылды. 
“Бала һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр әти-әни үз баласы өчен җан атып яши. Язмыш сынауларын зур сабырлык белән үтүче бу гаиләләргә олы сабырлык телим. Киләчәктә Нурсил дә савыгып, зур егет булып үсеп җитәр, әнисенең олы горурлыгы булыр дип ышанам”, - диде җитәкче. 
Нурсил Гобәйдуллинга бу көннәрдә биш яшь тула. Бала дөньяга аваз салгач, табиблар аңа гидронефроз дигән диагноз куялар. Бала Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Берничә тапкыр катлаулы операция кичерә. 
“Бәлага юлыккач, тирә-юнебездә бик күп изге күңелле кешеләр булуына тагын бер кат инандым. Якташыбыз, Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире, табиб Рәшит Байбиков улымны шәхсән үзе дәваларга алынды. Ул аңа берничә тапкыр катлаулы операция ясады. Хәзер дә улымның хәлен сорашып тора, киңәшләрен бирә, барысы да яхшы булачагына ышандыра. Тиздән улымны кабат катлаулы операция көтә. Кем генә булсаң да, тормышта берүзең генә яшәп булмый. Безгә ярдәм кулы сузган изге күңелле кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - ди Нурсилнең әнисе Рамилә Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев