“Апастово-информ” яңа машиналы булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәглүмат чараларына эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.
(27 декабрь, “Апастово-информ”)
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» типографиясе каршындагы мәйданда шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа автомобильләр тапшырып, эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Яңа Lada Granta машинасына без дә ия булдык. “Апастово-информ”ның баш редакторы Гүзәл Хилавиева тантаналы чарада катнашып, машина ачкычын кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев