Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер ир-ат авылдашының башын чалгы белән тишкән

Кукмарада бер ир-ат күршесенең башын чалгы белән тишкән дип хәбәр итә Республиканың клиник хастаханәсе матбугат хезмәте. Егет берничә ай дәваланса да, эпилептик булып кала һәм сул кулы сизгерлеген югалта.

Кукмара районының бер авылында төрмәдә утырган җирле кеше күршесе белән низагка керә. Яшь ир моңа кисәтү ясый һәм күршесе аңа чалгы белән суга.  Ир-атның башы тишелеп, чалгы очы муен тирәсеннән чыга.   Зыян күрүчене Кукмара районы хастаханәсенә китерәләр. Санавиация вертолеты белән Кукмарага нейрохирург Валерий Игнатьев оча. Ул операцияне район хастаханәсенең баш табибы белән бергә уздырган   Табибларга чалгыны алыр өчен башта яңа җәрәхәт ясарга туры килә. Алар баш мие һәм кан тамырларына тими генә чалгыны ир-атның башыннан чыгара. Операция уңышлы уза һәм өченче тәүлектә егет комадан чыга.   Ул бер айга якын тернәкләнә, тагын өч айдан зыян күрүченең баш сөягенә операция ясыйлар. Ул исән кала, әмма гомере буе сул кулында сизгерлек булмаячак һәм эпилептик булып калган.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=31842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X