Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Август аенда гына янган идек, менә тагын янгын чыкты”

Азнакай районының Кәтем авылында яшәүче Хәбибуллиналарның 20 ноябрьдә өйләрендә янгын чыга. Бу вакытта Чулпан ире белән Азнакайга киткән була.

– Тавыкларга бодайга дип чыгып киттек. Азнакайга барып җиткәч, телефоным шалтырый. Күршебез Альбина шалтырата: “Чулпан, өегез яна!”, ди. Өстемә кайнар су сиптеләрмени? Кулымнан телефоным төшеп китте. Бер мәлгә сүзсез калдым. Әле бит 14 августта гына өебездә янгын чыккан иде, – дип сөйли Чулпан.

Ул вакытта йортка килгән зыян зур булмый. Халык ярдәме белән алар өйне төзекләндереп яши башлый. Монысында инде йорт катырак янган.
– Өч балабыз бар. Әлегә иремнең әнисендә яшәп торабыз. Бер-бер артлы булган янгын бөтенләй күңел тынычлыгын алды. Ничекләр тагын ярдәм сорыйк. Кемнәр булышыр икән? Инде теге вакытта бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз ярдәм иткән иде. Хәзер инде ничек йорт торгызырбыз дип борчылабыз. Бар өметем мәрхәмәтле кешеләрдә. Ярдәм итсәгез иде, – ди Чулпан.

 

Әлеге гаиләгә булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Саклык банкы картасы 5228 6005 6480 8709
Ак барсы банкы картасы: 5285 8857 0385 8117

Хәбәрләшү өчен телефон номеры 89196935778

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/69044/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев