Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автобус марафоны Апаска килде

Татарстанда “Бердәм Россия берләштерә” дип аталган автобус марафоны дәвам итә.

  (21 нче август, “Апастово-информ”) 
  Апас районы халкы белән “Ак барс” Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, “Газпром межрегионгаз” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айдар Таһиров очраштылар. Очрашуда шулай ук район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. 
Спикерлар Мәдәният йортында район активы, оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары белән аралаштылар. Панель дискуссиянең модераторы булып “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Бердәм сайлау округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Илшат Әминов чыгыш ясады. 
  Ул иң элек Айрат Җиһаншинга мөрәҗәгать итеп, районның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек теләктәшлек күрсәтүе турында сөйләвен сорады. 

  “Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 204 райондашыбыз катнаша. Беренче көннәрдән үк ярдәм итү оештырылды. Район халкы, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм илтеп тапшырдык. Шулай ук Лисичанский шәһәре халкына 100 тоннадан артык кирәк-яраклар белән ярдәм кулы суздык. Шунда ук “Бердәм Россия” штабын төзекләндердек. Ярдәм итүләр дәвам итә. Барлык район халкына, иганәчеләрдә олы рәхмәтемне ирештерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә дә төрле яктан ярдәм итәргә тырышабыз. Балалары мәктәпләрдә түләүсез ашыйлар, спорт, мәдәният объектларына түләүсез йөриләр, салым түләүдән азат ителәләр. Киләчәктә дә бердәм булыйк”, - диде район башлыгы. 
  Марафонда катнашучылар соңгы биш елда Татарстанда һәм Апас районында башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Дәүләт программалары, милли проектлар белән таныштырдылар. 

  Апаслыларның рәсми затларга гозерләре һәм сораулары да бар иде. Республиканың киләсе биш еллык үсеш планына су юлларын яңарту, Каратунда зур спорт сарае булдыру һәм яшьләргә ял итү өчен пляж зонасын зурайтуны сорадылар. 
  Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 8 сентябрендә, Бердәм сайлау көнендә, Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар, шулай ук республиканың 38 муниципаль районында җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар узачак. 
  Татарстанлыларга республика парламентына партия исемлекләре буенча – 50, бермандатлы округлар буенча тагын 50 депутатны сайларга кирәк булачак. Быелгы сайлауда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын күрсәтте. 179ы-бердәм республика округы буенча, 248е-бермандатлы округларда. 
Ты Республика парламенты депутатларын сайлауда биш сәяси партия (“Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия-Патриотлар-Дөреслек өчен”, ЛДПР һәм “Яңа кешеләр”) катнаша. Алар үз кандидатларын бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да тәкъдим итте. Моннан тыш, бермандатлы округларда 12 кеше үз кандидатурасын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев