Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләре белән танышулар Каратун, Биеш, Табар Черкене җирлекләрендә дәвам итте

Район башлыгы Равил Хисаметдинов чираттагы танышуларны Каратун җирлегеннән башлады. Авыл җирлеге бинасын, мәдәният йортын, мәктәпне, урам юлларын карады. Ашханәдә балаларны ничә тапкыр ашату һәм нәрсәләр бирелүе белән кызыксынды. Су һәм социаль объектларны төзекләндерү мәсьәләләре дә уртага салып сөйләшенде.

Дәүләки авылы мәдәният йортының 40 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасын карадылар.

Биеш урта мәктәбендә булып, спорт залын, ашханәне, сыйныф бүлмәләрен карадылар, шулай ук төзекләндерү буенча сөйләшүләр булды.

Табар Черкене җирлегенә караган Төбәк Черкене һәм Татар Черкене авыллары клублары да төзекләндерү сорыйлар. Мәктәп һәм балалар бакчасында булдылар. Балалар бакчасының уен мәйданчыгын уңайлы урынга күчерү, куркынычсыз итү турында киңәштеләр.

“Табар” хуҗалыгы эшчәнлеге белән дә якыннан танышты район башлыгы. Җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин фермалар, кышлату чорына әзер булуларын, бүгенге көндә җир эшкәртү эшләре, киләчәккә планнар турында сөйләде. Һәрбер җирлектә күтәрелгән мөһим мәсьәләләр язып алынды.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев