Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләрендә яшәүче мохтаҗларга корбан итләре таратыла

Районда корбан күчтәнәчләрен тарату дәвам итә.

(23 июль, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән районыбыз җирлекләрендә яшәүче ялгызларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, мохтаҗларга корбан итләре тапшырылды. Күчтәнәчләрне иртәдән үк авыл җирлекләре башлыклары килеп алды.
“Дога белән чалган ит шифалы була. Райондашлар күчтәнәчтән авыз итеп үзләренә сихәт алсыннар иде. Изге гамәлгә кушылган барлык иганәчеләргә, киң күңелле кешеләргә чын йөрәктән рәхмәт”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Апаста яшәүче киң күңелле иганәче Лилия Зәйнуллина да 100 кешене күчтәнәче белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев