Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә киләчәккә планнар билгеләнде

Бүген хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, агрономнар катнашында агымдагы елның 9 аена йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин алып барды.

– Бүгенге көндә безнең алда эш кешесенең тормышын, көнкүрешен яхшырту максатында, эш хакын үстерү бурычы тора. Моның өчен башкарган эшкә анализ ясау, киләчәккә планнар кору өчен аңлашып, сөйләшү өчен җыелдык. 2020 нче елга һәрбер хуҗалык бизнес план төзергә һәм шуның белән эшләргә тиеш, - диде ул. Шулай ук игенчелек, терлекчелек күрсәткечләре буенча һәр хуҗалыкка аерым анализ ясады. “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов 9 айда башкарган эшләре буенча чыгыш ясады. Районның баш ветеринар табибы Марат Фәхрахманов терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Район башлыгы йомгак сүзендә җитәкчеләргә һәрбер өлкәне контрольгә алырга, тиешле технологияләр кулланып, алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе белән уртаклашып, эш кешесе белән аңлашып эшләү бурычын йөкләде. Киңәшмә эшлекле шартларда узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X