Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл уңганнары

Яңа елны башлаганда һәркем артына борылып карый, еллык башкарган эшенә нәтиҗә ясый.

 

Терлекчелек тармагы, бигрәк тә сөт җитештерү хуҗалыклар кассасына көндәлек табыш кертә, чыгымлы авыл хуҗалыгы тармагында очын-очка ялгап барырга һәм киләчәкне күзалларга мөмкинлек бирә.

Узган елда район фермаларында барлыгы 246981 центнер сөт җитештерелде. Иң зур күләм - 199555 центнер, әлбәттә инде, “Свияга“ агрофирмасыныкы. Аның бүлекчәләрендә барлыгы 18 терлекчелек фермасы исәпләнә. Район буенча исә, гомумән, 22 фермада ит-сөт җитештерелә.

Район буенча бер савым сыерыннан 5400 килограмм сөт савылды. Быел бу күрсәткечне 5500 килограммага җиткерү максаты куелды

 

Эшле кеше куе аш ашый

Инвесторларга бәйле булмыйча аерым яшәп, үз көнен үзе күрүче “Ибраһимов һәм К“ фермаларында күрсәткечләр елдан-ел үсештә. Шәмбалыкчы һәм Түбән Биябашы сөтчелек фермаларында узган елда барлыгы 20155 центнер сөт җитештерелеп сатылды. Бер савым сыерына уртача 8958 килограмм сөт туры килә. Менә шушы озын сөт эшелоны составындагы уртача 60 тонна сыешлы вагон-цистерналарның бишесе моннан 30 ел элек Ындырчыдан Шәмбалыкчыга килен булып төшкән, гомере бу авыл фермасында сыер савучы булып эшләгән Дания Фәхриева өлешенә туры килә. Ул үз группасындагы сыелардан барлыгы 284 сөт сауды, бу бер савым сыерына 8617 килограмм туры килә дигән сүз.

Хуҗалык җитәкчесе Таһир Ибраһимов авылдашлары, хезмәт сөючән һәм бердәм Ябалак, Шәмбалыкчы, Түбән Биябашы игенче-терлекчеләрен мактап болай ди:

-Бүген безнең кызлар үз сыерларынна көнгә 25 килограмм сөт сава, көнлек сатылган сөт күләме-биш тонна ярым. Аны заводларга югары сорт белән генә озатабыз, бу үзе үк өстәмә акча китерә. Эшле кеше куе ашлы бездә. Әйтик, Шәмбалыкчыда авылда калып төпләнгән һәм хуҗалыкта эшләүче гаиләләр өчен былтыр ике яңа йорт төзедек. Үз ихатасында терлек тотучы һәркемгә терлек азыгы белән иркенләп булышабыз. Терлекләр жәйләүгә чыккач, барлык ферма биналарына ремонт керә, ике елга җитәрлек итеп салам-печән, сенаж-силос туплауны максат итеп куябыз һәм шуны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп үтибез. Хезмәткәрләр хезмәт хакын да вакытында, айныкын-айга түләп барабыз. Читтән кеше яллау, вахта ысулы дигән әйберне без, гомумән, белмибез. Үзара ышаныч һәм бердәмлек - безнең төп кыйбла әнә шул. Ферма маягыбыз булган Дания портреты район Почет тактасында балкый. 3 балалы эшсөяр гаиләдә үскән төпчек улллары Ранис бик өметле һәм булдыклы шофер ул безнең. “КамАЗ“ы белән теләсә-нинди эштә дә алдынгы, пөхтәлек һәм төгәллек ярата. Егетнең  туган авылы, әти-әнисе нигезен ташламыйча авылда калуын бик тә хуплыйбыз, башлы-күзле булырга ниятләсә аңа да үз тормышын ышанычлы башларга, ныклап аякка басарга бик теләп ярдәм итәчәкбез.

Даниянең хезмәттәшләреннән сораша торгач тагын шунысын да белдем: эшчән гаилә башлыгы Рәис заманында үзе дә хатыны Дания белән беррәттән хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы булган. Шундый уңган-булган гаиләләре белән авыл көчле һәм киләчәге ышанычлы һәм өметле була, дип нәтиҗә ясадым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев