Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда төлке нишләп йөри?

5 сентябрьдә төштән соң Танай-Турай авылы урамына бер сәер генә төлке баласы килеп керә.

Ишегалдында тыныч кына гапьләшеп торган олы яштәге ике апа янына килеп тешләрен ыржайта. Берсе аягы белән типкәч, тешләп үк ала. Апалар югалып калмый, тавыш күтәрәләр. Төлке баласын таяк-сәнәк белән бәреп үтергәч, бу турыда участок мал табибына, район ветеринария идарәсенә хәбәр итәләр. Вакыйга булган урынга район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Светлана Бикмуллина, башка белгечләр килеп җитә. Тиешле тәртиптә үлгән төлкенең баш мие, башка биологик үрнәкләре алына һәм шул ук кичтә алар Казанга махсус экспертизага озатыла. Ә түшкәсе махсус саклык чаралары күреп Бэккер чокырына алып барып яндырыла. Икенче көнне иртән үк Апаска төлкенең котыру авырулы булуын раслаган мәгълүмат килеп ирешә. Шул ук көнне авылдагы барлык йорт хайваннары, йорттагы эт-мәчеләргә тиешле вакцина салына башлый. Ферма малларына да кисәтү чаралары үткәрелә. Район табиблары да эшкә керешә. 

  • 10 сентябрьдән Турай авылында ике атналык карантин режимы кертелде. 
    -Бу чорда авылга терлек кертү, чыгару, терлекчелек продуктлары белән сәүдә итү буенча чикләүләр кертелде. Алар турында авыл халкына тиешенчә аңлату, кисәтү чаралары алып барабыз. Уяу булганары өчен Чүрибураш авыл җирлеге, Турай авылы халкына рәхмәт,-ди район ветеринария идарәсе җитәкчесе Марат Фәтрахманов. 
    Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев