Авыр габаритлы йөк машиналары өчен штрафлар артты
Кайбер очракта штраф күләме 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр тәшкил итә.
(4 март, “Апастово-информ”).
Республиканың региональ һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының саклануын тәэмин итү максатыннан, 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча «авыр габаритлы» транспорт чараларына кагыйдә бозган өчен штрафлар шактый арткан.
Мәсәлән, йөк машиналарына тиешле габаритларын 10-20 сантиметрга арттырган өчен яки рөхсәт ителгән йөкләнеш массасын 10-20 процентка арттырган өчен штраф 250 мең сумнан 375 мең сумга кадәр арткан. Шул ук габаритларны 20-50 сантиметрга яки 20-50 процентка арттыру штраф бәясен 350 мең сумнан 525 мең сумга кадәр, ә йөкләнеш массасын 50 проценттан артыгракка арттыру 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр арттырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев