Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыруларны камыр ризыклары пешереп җиңдем

Апаста яшәүче Рәмзия апа Абзалова бар күңелен салып ашарга пешерергә ярата. Бигрәк тә камыр ризыкларына өстенлек бирә. Аларны һаман төрләндерергә, яңаларын пешереп карарга тырыша.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


«“Тургай“ мин. Йокыдан иртәнге сәгать 4тә үк торам. Көнем дә, эш сәгатем дә шул вакытта ук башлана. Азрак соңрак торсам да, кәефем булмый. Моны өйдәгеләр дә тиз сизеп ала”, – ди үзе.

Рәмзия апаның аш-суга осталыгы әнисе Нәсимәдән күчкән. Кечкенәдән үк әнисенең уң кулы булган, аш-су бүлмәсендә төрле-төрле ризык пешерү серләренә өйрәнгән ул.
Рәмзия апа моннан 10 ел элек инсульт кичерә. Хастаханә, шифаханә юлларын да күп таптый. Шул вакытта аңа табиб барлык хасталарны җиңәр өчен шөгыль табарга, яраткан эше белән мавыгырга киңәш бирә.
«Бер як кулым, аягым эшләми иде, хәтерем дә начарланды. Хастаханәдәге дәвалардан соң, камыр ризыклары пешерергә керештем. “Артык арырлык та булмасын, үзеңне сакла. Хәрәкәт булса, кулларың да, аякларың да үз хәленә кайта“, – диде табиб. Чынлап та, камыр ризыклары пешерә башлагач, үз тормышыма кайттым. Бу шөгылемне ишетеп, күпләр пирогларымны, бәлешләремне сорый башладылар. Көнгә 30ар пирог, 15әр бәлеш пешергән чаклар бар иде”, – дип сөйли Рәмзия апа.

Рәмзия апа бар күңелен биреп, йөрәгенең җылысын кушып пешерә. Эшне он иләп, җылытырга куюдан башлый.

«Камыр куяр өчен һәрчак җылы он кирәк. Аны мич янына куям һәм эчлекләрне әзерли башлыйм. Камыр ул бәби кебек, игътибар кимүне тиз сизә, яратып эшләгәнне таләп итә. Барлык әйберләрен жәлләмичә, җиренә җиткереп салсаң, камыр уңа, пироглар тәмле, йомшак була. Камырга дип әзерләп куйган әйберләрнең чатын кисеп, бүлеп калдыруларны мин аңламыйм. Үзем эшләгән дәвердә, камырым уңмаганны мин хәтерләмим”, – дип сөйли ул.
Аш бүлмәсендә үк дини китаплар тора. Рәмзия апа буш вакытларында догалар өйрәнә. Оныкларына да үтемле киңәшләрен бирә, аш-су серләрен төшендерә. Өйләрен төрле-төрле гөлләр бизи. Аларны тормыш иптәше Рифкать абый белән бергәләп үстерәләр, тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев