Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыруның пычрак җирдән өстерәп барган ашыгыч ярдәм табибларына җәза биреләчәк

Түбән Камада фельдшерлар пычрак карда яткан авыруны өстерәп барганнар.

Түбән Камада пычрак карда яткан авыруны җирдән өстерәп барган фельдшерлар җәзага тартылачак. НТР 24 каналына интервьюсында шәһәрнең сәламәтлек буенча идарәсе башлыгы Сергей Мерясев фельдшерларның һәм ашыгыч ярдәм йөртүченең җәзага тартылачагын әйткән.

37 яшьлек ир боз сарае янында егыла. Фельдшерлар әйтүенчә, ул исерек була, нашатырь спирты иснәтеп аңына китергәч, кулларын селкә башлый.

Фельдшер аны киеменнән тотып, ун метр тирәсе кар һәм пычрак җирдән өстерәп бара. Аның сәламәтлегенә берни дә янамаганын ачыклагач, полиция чакыралар.

Сергей Мерясев әйтүенчә, пациентның исерек булуы һәм сугарга маташуы табибларны акламый. Алардан аңлатма алынган. Фельдшерларны эштән кумаячаклар, әмма дисциплинар җәза көтелә.

Социаль челтәрләрдә бу вакыйга күп бәхәсләр китереп чыгарды.

«Исереккә кызыл келәм җәяргә кирәк идеме? Нигә ашыгыч ярдәм бу „персонажларга“ гомумән ярдәм күрсәтә?»

«Табиблар бу кешегә 200 грамм коньяк салып бирергә тиеш булгандыр инде».

«Нигә сез гел ирония язасыз? Носилкада алып барсыннар. Алкашмы-юкмы, әгәр син эчкәч егылсаң, бу фельдшерлар сиңа да алкашка караган кебек караячак».

«Нәҗескә буялып беткән исереккә нинди караш була алсын? Әле өстәвенә аның басарга да теләге юк, сине өч хәрефкә җибәрә. Әле бет ияртүең бар. Кем алкашны яклый, өенә кертсен».

«Бу фельдшерларны гаепләүчеләрнең андый кешеләр белән эшләп караганы юк».

«Бу фельдшерларны гаепләп видеога төшергән кешегә балконнан төшеп, булышырга кирәк иде. Әгәр ул шундый нечкә күңелле икән, өенә кертеп дәваласын иде.»

«Бомж белән вакытларын уздыралар, ә кайдадыр нормаль кеше үлеп ята». 

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/06-04-2021/avyruny-pychrak-ird-n-ster-p-bargan-ashygych-yard-m-tabiblaryna-za-birel-ch-k-5817617

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев