Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аю төнлә тәрәзәне ватып кереп, йоклап яткан хуҗаны ашап чыгып киткән

Урман янгыннары аркасында, җиләкләр һәм гөмбәләр аз була. Шуңа күрә аю җәй көнне май туплый алмый. Хәзер ул йокыга китә алмыйча, авыллар буйлап йөри

3 декабрьгә каршы төндә Иркутск өлкәсендә аю-шатун бер йортка төнлә кергән һәм хуҗаны ашаган. Витим бистәсендә яшәүче 60 яшьлек Сергей Ф. үз өендә йоклап яткан. Ерткыч кергән чакта, ул уянмаган һәм качарга өлгермәгән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Ир-атны танышлары тапкан. Аюдан аның куллары һәм аяклары гына калган. Аю үзе исә качып киткән, хәзер аннан бөтен бистә халкы куркып яши. Биредә яшәүчеләргә өйдән чыгып йөрми торырга киңәш итәләр. Аучылар аюны эзли.

Бистә Витим елгасы буенда урнашкан. Биредә 370ләп кеше яши, мәктәп, балалар бакчасы да бар. Күрше авыл кешеләре мессенджерларда аю турында кисәтү тараткан булган. Икенче көнне Витим авылында да аюның эзләрен күргәннәр. Балаларга өйдән чыгуны тыйганнар. Ләкин бу кисәтү фаҗигадән саклап кала алмаган.

Мәрхүм Федор ялгыз яшәгән. Аю аның өенә тәрәзәне ватып кергән һәм йоклап яткан кешене чәйнәп ашап бетергән. Хуҗаның этен дә аю ашаган дигән хәбәрләр бар. Күршеләр ватык тәрәзәне, аю эзләрен күреп, өйгә кергән. Башта шалтыратып караганнар, тик хуҗа трубканы алмаган.

Фаҗига турында күршеләре дә чаттан гына белеп алган. Биредә күптән яшәүчеләр аюның ач булуын, шуңа күрә бистәгә һөҗүм итүен фаразлый. Алар аю кабат әйләнеп кайтыр дип уйлый.

Аюлар җәй көне май туплый. Ә быел урман янгыннары булу аркасында, җиләкләр һәм гөмбәләр булмаган. Шуңа күрә аю йокыга талганчы, май туплый алмаган. Ач килеш йокыга китә алмаган аю хәзер авыллар буйлап йөри. Соңгы илле елда мондый хәл булмаган, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://intertat.ru/news/incident/06-12-2019/ayu-t-nl-t-r-z-ne-vatyp-kerep-yoklap-yatkan-hu-any-ashap-chygyp-kitk-n-5697931

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев