Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азбабада Крещение йоласын матур итеп үткәрделәр

Азбаба авылында традицияне бозмыйча Ай күлендә махсус әзерләнгән Иордан бәкесендә Крещение йоласы үтте.

Алдагы көндә Югары Ослан районының Каргуза авылы приходы атакае аны изгеләндерде һәм авыл чиркәвендә тиешле дини йолалар башкарды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров христиан динен тотучы райондашларыбызны һәм бәйрәмгә аерым кайткан кунакларны котлады һәм саулык-сәламәтлек, имин тормыш теләде.

-Милләтләр, халыклар дуслыгы шартларында бер гаилә булып яшик, хөрмәтле якташлар,-диде ул.

Бу көнне район МЧС һәм хокук саклау һәм медицина хезмәткәрләре бәйрәм үткән яр буенда көне буе кизү тордылар. Җыйнак кына бәйрәм табынында һәркем сыйланды һәм күңел ачты. Балалар Зеленовлар йорты каршысындагы урам уен мәйданчыгында таганда атынды һәм шулай ук төрле уеннарда катнашты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев