Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Багыш авылында яшәүче Газизҗан бабай Абзалов ачы хәсрәтләрен күз яшьләре аша искә ала

90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Газизҗан бабайга республика һәм район җитәкчелегеннән хөрмәт күрсәтелде.

(26 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән бабай. Гомеренең иң гүзәл чагында тормыш иптәше эш вакытында фаҗигагә юлыгып вафат була, шулай ук бала югалту ачысы аша да узарга туры килгән аңа. Олыгайган көнендә иңне-иңгә терәп яшәгән икенче тормыш иптәше дә биш ел элек гүр иясе булган. Боларны сөйләгәндә Газизҗан бабайның күзләре яшьләнә. Якыннарын онытмаган ул, һәрберсен йөрәк түрендә саклый.
“11 яшемдә кечкенә чана тартып шактый эшләр башкардым, бераз үсә төшкәч Яльчик базарына утын ташып саттык, соңрак колхозда үгез җигеп эшләргә дә туры килде”, - дип хезмәт юлын да искә алды бабай.
Газизҗан бабайның бүгенге көндә ике баласы исән-сау. Авылда яшәүче якын туганы Рәйсә апа бабайга күз-колак булып, ашарына көйләп, кайгыртып тора.
“Туганнары бик күп дәү абыйның. Балалары да кайтып хәлен белешеп торалар, туганнары да онытмыйлар. Без аны бик яратабыз, барыбыз да аңардан үрнәк алабыз”, - ди Рәйсә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X