Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Багышта “Чәчәк бәйрәме“ узды

Багыш авылында чәчәк үстерергә яратучы хуҗабикәләр бик күп

Багыш авылында уңган-булган хуҗабикәләр берсен-берсе уздырып чәчәкләр утырта. Аларның ишегалларында, бакчаларында нинди генә чәчәкләр үсми.

–Чәчәк үстерүчеләрне барлап, алар арасында кечкенә генә бәйге игълан иттек. Күңелле, матур бәйге булды ул. Һәр йортка кергән саен сокландык. Үз куллары белән матурлык тудыручы халык яши бездә, - ди клуб мөдире Сания Вафина.

Алтын көзләрдә дә күз явын алырлык матур чәчәкләр белән каршы алучы бакча, ишегалды хуҗалары Әсхәт һәм Роза Бәдретдиновлар. Алар бер-берсен тулыландырып, ярдәмләшеп яшиләр. Хуҗалыкларына да сокланмый мөмкин түгел. Роза апа клубта оештырылган чараларда да актив катнаша, бик оста җырлый, матур итеп спектакльләр уйный.

–Авылыбызның горурлыгы ул. Бер иренә, уфтана белми, – диләр аның турында авылдашлары.

Чәчәк үстерүчеләр арасында иң-иңнәр дә ачыкланган. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, хәтта көзләрен чәчәк орлыкларын да алмаша икән.

–Роза Бәдретдинова, Асия Мисбахова, Гөлинә Гобәйдуллина иң матур, иң күп чәчәк үстерүчеләр булып танылдылар. Аларның бакчалары әле дә балкып утыра, – ди Сания Вафина.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев