Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Багышта яшәүче Гайнелҗиһан әби Нигъмәтҗанова Ил башлыгының котлау Хатын алды

Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(10 август, “Апастово-информ”).


Газиз балалары тәрбиясендә бик кадерле әни булып яшәүче Гайнелҗиһан әби гомер бәйрәме көнендә дә бәхетле мизгелләр кичерде. Аның хөрмәтенә мул табыннар корылды, якыннары тарафыннан иң изге теләкләр яңгырады.
Гайнелҗиһан әби Нигъмәтҗановага Ил башлыгы Владимир Путинның да Котлау хаты килеп иреште. Аны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тапшырды. Акъәбигә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлаулары юлланды.
“Сез күп авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән, хезмәт белән сыналган буын. Безнең өчен зур батырлык үрнәге булып торасыз. Сәламәт булыгыз, кадер-хөрмәттә яшәгез”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Теләкләргә барлык авылдашлары исеменнән Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да кушылды. Акъәбигә хуш исле чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X