Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Балагызны сатып алам..."

"Авито" сайтында шундый белдерү чыккан. Баласын сатырга телүчеләр булдымы микән?

Мәскәүдәге бер яшьләр төркеме шикле тикшеренү үткәрергә карар кылган. Алар "Авито" сайтында "Балагызны сатып алам, кыйммәт хакка", дигән белдерү бастырган. Шунда ук үзләренең кесә телефоны номерын язып калдыраннар.

Шунысы гаҗәп, тикшеренү үткәрүчеләр белдерүенчә, беренче көнне үк э өч кеше бала сату нияте белән шалтыраткан. Башка көннәрдә дә шалтыратучылар булган.

Ата-аналар, бу гамәлнең дөрес булмаганын белгәч: "Без дә, тикшереп, бала сатып алучылар турындагы мәгълүматны полициягә бирергә уйлаган идек", - дигәннәр.

Әмма төкемчеләр әйтүенчә, алар арасында чыннан да баласын сатырга теләүчеләр булган. Бер ир 4 яшьлек кызын 10 мең сумга сатырга ризалашкан. Хәзер эксперимент үткәрүчеләр, тикшерү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматны социаль өлкә хезмәткәрләренә бирергә уйлый. Алар бу гаиләләрдәге балаларның яшәү шартларын тикшерүне сорарга ниятли.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Balagizni-satip-alam-650029/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев