Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар “Бердәм Россия“нең күчтәнәчләрен алды

Районда инвалидлар ункөнлеге башланып китте.

(2 декабрь, “Апастово-информ“).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт буенча комитет рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов катнашында мөмкинлеге чикләнгән балаларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

“Тормыш кеше алдына төрле сынаулар куя. Шул сынауларны җиңеп чыгар өчен әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибары да, ярдәме дә бик кирәк. Бүгенге чара да сезгә бер хөрмәт билгесе булса иде“, – диде район башлыгы бүләкләрне тапшыру тантанасында.

“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова сүзләренчә, районда мөмкинлеге чикләнгән 72 бала яши. Аларның һәрберсенә “Без бергә“ марафоны кысаларында “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды.
“Татарстан Республикасында “Уңайлы мохит“ максатчан программасы эшләп килә. Халыкка социаль ярдәм күрсәтелә. Программа даими эшләр дип ышанам. Әлеге төркем кешеләргә ярдәм бик тә кирәк“, – диде Максим Топилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев