Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балалар куркынычсызлыгы” акциясе кысаларында эчкерсез аңлашу

Балигъ булмаганнар эше буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рейдка чыкты.

 (9 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


 Соңгы вакытта балигъ булмаган ятим балалар, социаль яктан куркыныч хәлдә калган һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тормышына, көнкүрешенә республикабызда, районыбызда игътибар көчәйде. Бу уңайдан, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге ведомство ара комиссия район авылларындагы 25 гаиләдә булып чыкты. Комиссия составына кергән опека, белем бирү тармаклары белгечләре яшүсмерләр белән әңгәмәләр оештырдылар, аларның әти-әниләре белән киңәш кордылар. Җәйге куркынычсызлык, тәрбия мәсьәләләре турында аңлаштылар. 
  “Эчкерсез шартларда барган сөйләшүләр нәтиҗәле булыр дип ышанабыз”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев