Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар күзәтүсез калмасын!

Яшүсмерләрнең, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларны игътибардан калдырмау максатларыннан районда 10 нче июньнән 25 августка кадәр “Яшүсмер” профилактик операциясе игълан ителде.

(3 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Ул өч этапта узачак, дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау буенча район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова.

-“Мәшгульлек”, “Каникуллар”, “Яшүсмер-гаилә” операцияләре яшүсмерләрне җәйге чорда ялларын файдалы һәм күңелле уздыру, аларны күз уңында тотуга багышланган. Операциянең беренче этабы тәмам. 6 нчы июльдә операциясенең икенче этабы - “Яшүсмер-каникуллар” өлеше башланды. Ул 25 июльгә кадәр дәвам итә. Ничек кенә аталмасын, бу операцияләрнең барысы да - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларны, аларны төрле хокук бозу фактларына китергән сәбәпләрне ачыклау һәм төрле кисәтү чаралары күрүгә, аларга социаль яктан ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән”, - дип белдерде Гөлнара Маликова.

Җәй - күңелле чор. Шул ук вакытта җәй айлары - балаларыбызга карата зур игътибар таләп итә, җаваплылык өсти. Балаларыбызның буш вакытлары ни рәвешле узуын без һәрвакыт белеп, күзәтеп торырга тиеш.
Закон буенча җәйнең беренче көненнән алып каникул тәмамланганчы, кичке 11.00 сәгатьтән соң 18 яше тулмаган балаларга урамнарда ялгыз йөрергә ярамый. Моның өчен - җаваплылык каралган. Балаларыбызга карата җәйге чорда без игътибарны икеләтә арттырырга тиеш, - ди балигъ булмаган балалар белән эшләүче белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев