Балаларның туклануын тикшерү комиссиясе эшен дәвам итә
Мәктәп, бакча балаларының сыйфатлы туклануын контрольдә тоту буенча районда комиссия эшли.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Без эшебезне дәвам итәбез. Балаларның туклануын оештыру мәсьәләсен тикшерү буенча мәктәп, бакчаларга чыгабыз. Шулай ук ризыкның сакланышы буенча Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен контрольгә алабыз. Грипптан прививка ясату, укытучыларга коронавирус чиреннән вакцина алдыру буенча аңлату эшләре алып барабыз”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев