Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны яклау көне Казанда 12 сәгатьлек музыкаль онлайн-марафон белән бәйрәм ителәчәк

“Бар дөнья - балаларга” бәйрәменә музыкантлар, артистлар, танылган шәхесләр белән видео аша очрашулар, файдалы әңгәмәләр һәм мультфильм-тамашалар планлаштырылган.

(31 май, “Апастово-информ”)


Казанда 1нче июнь көнне “Бар дөнья - балаларга” дип исемләнгән музыкаль марафон узачак. Бәйрәм чарасы онлайн-форматта һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына “Дарт-Медиа” генераль директоры Дамир Барышев һәм “Агыйдел” иҗади бердәмлек директоры Инна Денисова хәбәр итә.


“Төп максат - үзизоляциядә өйдә утырган, дуслары белән аралаша алмаган, хәтта, өйдән дә чыга алмаучы балалар өчен бәйрәм оештыру. Балалар изоляцияне аеруча кыен кичерделәр. Шуңа күрә, аларга бүгенге халәттә, булдыра алганча, бәйрәм ясарга теләдек. Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова Фондына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.


Барышев сүзләренә караганда, марафон чаралары 4 яшьтән алып, 14 яшькә чаклы балаларга каралган. Бәйрәм барышында балалар музыкантлар һәм артистлар чыгышларын күрә алачаклар.


“Джайв” төркеме, казан җырчысы һәм мультиинструменталист Салават Табаев, композитор Эльмира Низамова, Татарстанның атказанган артистлары Алина Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан җырчысы Гүзәл Саттарова һәм башка бик күпләрнең чыгышлары көтелә.

Бик тә кечкенәләр өчен көн дәвамында мультфильмнар булачак.
Танылган шәхесләр чакырылган, аларга чараны алып баручы балалар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәчәкләр.
Аерым алганда, “Зенит” волейбол клубы уенчысы Денис Земченок, “Татармультфильм” баш режиссеры Сергей Киатров кунак булып килер дип көтелә.


“Танылган кешеләрнең видео котлаулары эфирда яңгыраячак. Алла Духова котлавы булыр. “Тодес” студия мәктәбе укучыларының чыгышлары төшерелгән видеотасма күрсәтелер. “Компьютер уеннарын ясаучылар килер дип көтәбез. Аларга балалар сораулар бирә алыр, блогерлар белән онлайн-элемтә булачак дип уйлыйбыз”, - дип сөйләде Барышев.


Моннан тыш, Казандагы бер ресторанның өлкән пешекчесе белән кулинария түгәрәгенә йөрүче баланың кызыклы очрашуы һәм кулинар ярышы көтелә.


Кече һәм урта бизнес вәкилләре, КВНда катнашучылар белән очрашулар булыр.
“Бөтендөнья балаларга онлайн-марафоны иртәнге 10 сәгатьтә башланып, “Татар-информ” матбугат агентлыгы сайтында трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев