Балан җыйдыгызмы?
Кан басымын төшерүдә яхшы чара ул!
Кышка таба балан белән сыйланасы килеп китә. Файдасы да күп: кан басымын төшерә, холестеринны киметә, иммунитетны ныгыта, үт кудыру үзлегенә ия, гормональ фон өчен яхшы һ.б.
Баланны болай кулланырга була: кайнар суда парлап, дуршлаг аша чыгаралар, барлыкка килгән боламыкка шулкадәр үк бал кушып, салкынча урында 1 атна тоталар, аннан соң һәр иртә ач карынга 1әр аш кашыгы кабалар.
Игътибар: кан басымы түбән булганнарга баланны көненә 1 чәй калагыннан артык кулланырга ярамый.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-11-25/balan-yydygyzmy-4022786
Фото:https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев