Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балкыш“ Олы Бакырчы җирлегендә дәвам итә

Районда өлкән буын арасында үзешчән башкаручыларның республикакүләм "Балкыш" фестиваленең район сайлап алу турлары дәвам итә.

(17 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Быел фестиваль ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ул 4 зонада уза. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сөйләде.
“Балкыш“ фестивале Олы Бакырчы мәдәният йортында узды. Биредә Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы җирлегенең сәнгать җанлы өлкәннәре катнашты.
“Авыл җирлекләре әзерлек белән килә. Иң-иңнәрне сайлап аласы да авыр. Катнашучы һәркем Рәхмәт хатларына ия була“, – диде районның Ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Алдарак без Идрәз мәдәният йортында узган “Балкыш“ фестивале турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев