Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баш-аягым белән өйләнгән иргә гашыйк булдым

Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.

Башка егет белән аралашып карадым, тик ярдәм итмәде. Психологка да бардым, аның да файдасын күрмәдем. Күрәзәчегә барсам гына инде. Ләкин куркам. Башка бәла алырмын дип куркам...

Ә бер тапкыр ул хатынының бала таба алмавын сөйләде. Мин аңа чын күңелдән бәхет телим. Әгәр кайчан да булса да, хатыныннан аерылса, мин аңа кыз яки малай алып кайтыр идем... Мондый хәлдә калучылар бар микән? Үтә торган халәтме бу?

Ләйсән Х.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bash-ayagym-beln-ylngn-irg-gashyyk-buldym

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X