Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Баш сайлаучы” үзе тавыш бирде

Татарстанда 2млн 107 мең сайлаучы тавыш бирүдә катнашты.

(1 июль, “Апастово-информ”). 


Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлаучыларның 72 проценты катнашты. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. 
“Татарстан Республикасында тавыш бирү актив бара. Иртәнге сәгать 10га тавыш бирүдә 2 млн. 107 мең 684 сайлаучы катнашты. Бу 71,58 процентны тәшкил итә”, - дип белдерде 75нче номерлы гимназиягә сайлау участогына тавыш бирергә килгән Андрей Кондратьев. 
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирү участогына, үзе пропискада булган урынга килде. Керү урынында ул үзенең регистрация адресын атады. Аннан соң, аның температурасын үлчәп, шәхси саклану чаралары тәкъдим иттеләр. Шуннан соң, ул дистанция саклап, ачык төстәге паспортын күрсәтте. Бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына керде. 
“Беренче тапкыр сайлаучы өчен бу, билгеле, чын мәгънәсендә дулкынландыргыч мизгел. Хәтта, минем өчен дә. Сез күреп торганча, барлык саклану чаралары үтәлгән. Роспотребнадзор тәкъдим иткән бөтен киңәшләр тотылган”, - дип өстәде ул. 
Аның сүзләренчә, тавыш бирү барышына тәэсир ясарлык кимчелекләр турында шикаятьләр юк. 
“Бүген берничә көнгә сузылган җаваплы марафон төгәлләнә. Сайлаучыларның куркынычсызлыгын һәм тәртипне бик күп сандагы МВД һәм башка көч ведомстволары хезмәткәрләре тәэмин итә. Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бик зур көч куялар”, - дип төгәлләде ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев