Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер апаслы әтисен рәнҗеткән өчен җәза алган

Соңгы вакытта гына да район судында әти-әнисенә кул күтәреп, аларның сәламәтлегенә зыян салган, гомеренә куркыныч тудырган берничә очрак каралган.

“Салмыш ир кабат тамагын чылатып алу нияте белән әтисе-әнисе йортына килә. Биредә әтисеннән бер яртылык акча сорый. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, аның пенсия алуын ул яхшы белә. Әтисеннән: “акча юк”, - дигән җавап ишеткәч, кәефе дә үзгәреп китә. Кем белән сөйләшүен дә онытып, әтисенә көч куллана башлый. Әлбәттә инде, әтисенең карышырлык хәле югын яхшы белә. Җавап бирер вакыт җиткәч, барысын да кызмача баштан эшләвен, үкенүен сөйли“, – ди район судьясы ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова.

Әтисенә кул күтәрергә батырчылык иткән, түбәнсеткән иргә уйланылмаган гамәлләре өчен түләргә туры килгән. Суд аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп, төзәлү өчен вакыт биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев