Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер хатын-кыз эт даруы эчеп агуланган, икенчесе химик реагент эчеп, эчке органнарына зыян китергән...

Токсикологлар бәйрәм арасында билгеләнмәгән дарулар һәм ялгыш химик реагентлар кулланып агуланучы татарстанлыларны коткарып калганнар.

(23 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Татарстан токсикологларына бәйрәм арасында үзенчәлекле һәм көчле агулану очраклары белән очрашырга туры килгән. Шулар арасында - этләр өчен билгеләнгән даруларны эчеп, үзенчә дәваланучы һәм химик реагентлардан эчке органнарын яндыручы кешеләр булган. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
60 яшьлек хатын-кыз яңа елның беренче көнендә үк токсикология бүлегенә китерелгән. Ул ялгыш яшел төсле химик реагент эчкән.
“Бу иң куркыныч, кешенең эчке органнарын җәрәхәтләүче агу. Әлеге реагент оныгыныкы булган. Әби бутылкадагы шул реагентны эчеп караган һәм хастаханәгә эләккән”, - дип сөйли табиб.
Ә бер хатын-кыз эчендәге паразитларны чыгарам дип, этләр өчен генә кулланыла торган дару эчеп караган. Шулай ук хастаханәгә эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев