Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

Югары Ослан районының Пятидворка авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Биредә ике олы кеше, ике бала янып үлде. Соңыннан фаҗигале төстә һәлак булучыларның берсе полиция подколковнигы Илдар Камалов булуы ачыклана. Аңа нибары 37 яшь була. Аның белән бергә хатынының әтисе, 12 һәм 8 яшьлек уллары да харап була.

Янгын электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан булырга тиеш, диләр. Ир-атлар ялларга Казаннан дачаларына килгән була. Җылыту системасын төзәтмәкче булып, ике җылыткыч кабызып җибәрәләр. Янгын сүндерүчеләрне, өйдән чыккан төтенгә игътибар итеп, күршеләре чакыра.   Бер мизгелдә әтисен, ирен, улларын югалткан хатын Альбина Камаловага бүген иң авыры. Гаилә күптән түгел генә өченче балаларын – кызларын алып кайткан булган. Узган ел ахырында Альбина “ВК” битенә “Иң яхшы ирем өчен язмышыма рәхмәтлемен” дип язып калдырган булган.   – Бу хәбәрне ишеткәч, мин шок хәлендә калдым. Соңгы елларда алар белән аралашканым юк. Берара еш күрешә идек. Алар туебызда да булганнар иде. Бик матур гаилә. Илдар кешелекле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше иде. Илдар да, уллары да бик кызганыч. Альбинага бик авырдыр. Акылдан шаша гына күрмәсен инде, – диде гаиләнең танышлары Айгөл Хәсәнова.   Тагын бер гаилә дуслары белән аралаштык. Илнур әйтүенчә, пенсиягә чыкканчы Альбинаның әти-әнисе Сургутта яшәгән, эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Татарстанга кайтып төпләнгән булганнар. Күптән түгел генә гаилә Сургутка кунакка киткән булган. Әтиләре шимбә көнне генә кайткан. Шуннан соң ир-атлар бергәләп йортларына барганнар.   – Бөтенесен дә төгәл белеп тә бетермим, чөнки анда бөтен кеше шок хәлендә. Беркем беркем белән сөйләшми диярлек, елыйлар гына. Дүшәмбе Илдар белән ике улын (Марат белән Камил) Кайбыч районына алып кайтып җирләдек. Альбинаның әтисен туган ягы Апас районына сишәмбе җирлибез. Бик авыр хәлләр. Альбинаны саклап кына йөртәләр. Аңа карарга да кызганыч. Әле ярый яшь ярымлык кызчыгы бар. Шуның хакына гына үзен кулга алса инде… – диде Илнур.   Мәрхүмнәрнең якыннарына бу кадәрле зур хәсрәтне күтәрерлек күркәм сабырлыклар телибез. Фаҗигале төстә һәлак булучыларның авыр туфраклары җиңел булсын. 

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=31752

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев